Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районында Илһам Шакировка багышланган күргәзмә ачылды

Илһам Шакиров Әлмәт районы Түбән Абдул авылы музеенда булганын белүчеләр сирәгрәктер.

12 февральдә Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда җырчы Илһам Шакировка багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Илһам Шакировның үзе бүләк иткән пластинкалары, гармуны белән берлектә, музей күргәзмәләрен карап чыкканнан соң, үз куллары белән язып калдырган кичерешләре дә саклана. 

Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы фикерләр китабында, ул менә шундый юллар язып калдырган:


Һай, шундый музейлар күп булса икән, халык – милләтебез үзенең рухи байлыгын күбрәк танып белер иде, аның горурлыгы артыр иде. Горурлыгы булган милләт яши бит ул. Бу сезнең никадәр тырыш һәм каһарман кешеләр булуыгызны дәлилләүче музей.”

Илһам Шакиров.
5 ноябрь 1999 ел.

 


2021 елның 12 февралендә музейның күргәзмәләр залында, бөек җырчы Илһам Шакировка багышланган күргәзмәне,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, “ Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче балаларга тәкдир итү кичәсе булды.Шушы чарада балалар Илһам Шакировның 1935 елның 15 февралендә, Сарман районы Яңа Бүләк авылында, Гыйлметдин Шакиров гаиләсендә төпчек бала,алтынчы сабый булып дөньяга килүен,аның да башка барлык балалар кебек үк балачагы булганын, кыш көннәрен карлы тауда чана шуып, җәй көннәрен елгаларда су коенып, майка белән балык сөзеп, сызганган чалбар балаклары белән судан каз бәбкәләрен чыгарып, яңгыр астында, ялан тәпи урам буйлап, башка балалар белән берлектә шаярышып уйнап үскәнен белделәр. Ә зур үскәч, үзенең көчле матур моңлы тавышы белән татар җырын, моңын,көен бөтен дөньяга танытып, үзеннән соң килгән буынга татар эстрадасында беркайчан да сүнми торган якты эз калдырган Илһам Шакировның яратып башкара торган татар халык җырларын ( “ Керик әле урманнарга”,” Идел буе каеннары”, “ Туган авылым”) балалар үзләре дә, чын күңелдән башкардылар. Бүгенге көндә,кәрәзле телефоннан башларын күтәрмәгән балаларның, саф ана телендә, авылыбыз музеенда да үзеннән эз калдырган халкыбызның бөек җырчысы белән горурланып, чын күңелдән башкарган җырлары, күңелләрне тибрәтте, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса