Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Театраль Идел буе» фестивалендә Әлмәт студентлары да катнаша

Фестиваль беренче тапкыр 2019 елда үткәрелгән иде.

«Театраль Идел буе» фестиваленең округ этабында Татарстан Республикасын Әлмәт нефть институтының «Дебют» студентлар коллективы «Микроскоп» спектакле белән, Казанның «ЕрашОК» балалар сатира һәм юмор эстрада театры исә «Перепутанная сказка» спектакле белән тәкъдим итәчәк.

Тамашачылар Татарстан белән беррәттән Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия республикалары, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Ульяновск, Оренбург, Самара, Пенза һәм Саратов өлкәләренең иң яхшы театр постановкаларын карый алачак, дип хәбәр итәләр бәйгене оештыручылар.

Төбәк этапларында җиңгән спектакльләрнең видеоверсияләре белән проектның сайтында танышырга мөмкин.

Фестивальнең финалы быел мартта узачак. Финалга чыккан иҗат коллективлары истәлекле билгеләр һәм яңа спектакль сәхнәләштерү өчен максатчан грантлар белән бүләкләнәчәк. Беренче урынны алган коллективларга 200 мең, икенче урынга 150 мең, өченче урындагы  коллективларга 100 мең сум акча бирелә.

Фестиваль беренче тапкыр үткәрелгәндә  «Иң яхшы актриса» номинациясендә Татарстаннан Ләйсән Гатауллина җиңгән иде.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса