Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Бинабыз яңа булмаса да, эшебез яңа форматта

Күренекле якташыбыз, мәшһүр галим Ризаэддин Фәхреддин мирасының кыйммәте еллар узган саен арта гына бара.

Әдәп-әхлак, тәрбия юнәлешендә аның кадәр эш алып барган башка бер зат та юк.

Туган авылы Кичүчатта эшләп килүче музей әлеге зыялы затның мирасын саклау, халыкка җиткерү белән шөгыльләнә. Моннан чирек гасыр элек нефтьчеләр ярдәме белән торгызылган бина инде шактый таушалды. Үткән юбилей чараларында яңа бина хакында да сүзләр булган иде. Бүгенге вәзгыять күренекле якташыбыз музеена ничек тәэсир иткән? Галимнең 162 еллыгын билгеләп үткәндә музей ничек яши? Без кайбер сораулар белән музей директоры Диләрә Габделкави кызы Гыймрановага мөрәҗәгать иттек.

Диләрә ханым, быел Татарстан Президенты тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Галимнең татар теленә һәм башка телләргә караган шактый гына хезмәтләре бар. Бу уңайдан музей нинди эшләр планлаштыра?

– Риза Фәхреддин телебезнең торышына, аның асыл, затлы тел булуына нык игътибар иткән шәхес. Ул бервакытта да татар теленең язмышына битараф булмаган. Шуңа да ел ярым гына эшләп килгән «Шура» журналында (1908) «Тел ярышы» оештырып җибәрә. Без дә онлайн форматта «Тел ярышы» үткәрергә уйлыйбыз.

Музей бүген нәрсәләр белән шөгыльләнә?

– Пандемия безне дә нык кысаларга кертте. Узган ел күбрәк онлайн форматта эшләргә мәҗбүр булдык. Быел исә эш башкачарак тора. Музейның гомуми мәйданы, саклану чараларын исәпкә алып, бары тик 20 кешене генә кабул итә ала. Без ике төркемгә бүлеп 10 ар кешегә экскурсия үткәрәбез. Әле менә 4 гыйнварда, иске стиль белән галимнең туган көнендә, «Нәсыйхәт» хезмәтенә нигезләнеп балалар һәм ата-аналар катнашында «Белем баскычлары» дип аталган интеллектуаль чара уздырдык. Катнашкан өч команда дүртәр сорауга җавап бирде. Әлеге уен дәвамлы. Җиңүче командалар финалда очраша.

Яңа экспонатлар музей фондын тулыландырып кына калмый, ә галимнең иҗади мирасына булган кызыксынуны да арттыра. Бу җәһәттән, соңгы араларда музей нинди яңа экспонатлар белән баеды?

– Музейга, гадәттә, Ризаэддин Фәхреддиннең мирасына битараф булмаганнар килә. Араларында «бүләк» белән килүчеләре дә очрый. Түбән Кама шәһәреннән килгән кунакларның берсе Риза Фәхреддингә бәйле шундый экспонат бүләк итте. Ул 1926 елда нәшер ителгән «Огонек» журналының 23 нче саны. Әлеге журналда мәшһүр якташыбызның 1926 елда Мәккәдә Беренче Бөтендөнья мөселманнар конгрессында катнашуы турында фотомәгълүмат бирелгән. Шулай ук Рафик ага Әмирхановның үзе исән чакта тапшырган, 1930 елларга караган Татарстан картасын да әйтеп үтәргә була.

Ике ел элек, күренекле якташыбызның 160 еллык юбилеен билгеләп үткәндә, музей өчен яңа бина төзеләчәге турында сүз булган иде. Диләрә ханым, бүгенге көндә бу эш ничек тора?

– Бүгенге катлаулы вәзгыять чорында бу эшләр туктап тора әле. Әлбәттә, әлегә музей бинасының өч кенә проекты эшләнгән килеш. Бу гына җитәрлек түгел, билгеле. Сайлап алу өчен проектларның саны күп булу кирәк. Әлегә шул бинабызда эшебезне көн таләбенә туры китереп дәвам итәбез. Илдәге вәзгыять үзгәргәч, бу эш дәвам итәр дип ышанабыз.

Экспонатлар арта, галимнең мирасы белән кызыксынучылар да елдан-ел күбәя. Яшәү дәвам итә. Алдагы елларда бай экспонатларны музейның яңа бинасында күрербез дип өметләнәбез. Нефтьчеләр вәгъдә иткәнне эшләми калганнары юк.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса