Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Рөстәм Миңнеханов Югары лигада җиңгән “Татнефть” җыелма КВН командасы белән очрашты

Күптән түгел “Татнефть” җыелма командасы КВН Халыкара берлегенең Югары лигасы чемпионы булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" җыелма командасы белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу - республика өчен бик мөһим җиңү. “КВНда бик сәләтле һәм максатчан кешеләр генә җиңә ала. Шуңа күрә без сезнең белән горурланабыз. Сез ТАССРның 100 еллыгына искиткеч бүләк ясадыгыз”, - диде ул.

ТР Президенты ассызыклаганча, алтын медальләр бик көчле көндәшләр белән көрәштә табыла. “Без финал уенында катнаштык һәм сезнең өчен җан аттык. Сез искиткеч программа, бик саллы чыгыш әзерләдегез. Сезнең конкурентлар бик көчле иде, әмма кискен көрәштә сез җиңүгә ирештегез”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

“Татарстан үзенең лидерлык позициясен раслады. Чемпион булыр өчен бик тырышырга кирәк. Күпме хезмәт кергән монда. Боларның барысы да күптән көтелгән җиңүне яуларга булышты. Сезне чын күңелдән котлыйм!” - диде “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов.

Аннары Рөстәм Миңнеханов командага ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Үз чиратында “Татнефть” җыелма командасы капитаны Президентка чемпион медален тапшырды.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов республикада КВН хәрәкәте музеен оештырырга тәкъдим итте.

 

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса