Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр Россиянең XIX Яшьләр Дельфы уеннарында җиңгән

24 декабрьдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында Россиянең XIX Яшьләр Дельфы уеннары нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе булып узды.

Уеннар быел 6-11 ноябрьдә дистанцион форматта барган. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Ярышлар классик, халык һәм заманча сәнгатьнең 30 номинациясе буенча узган. 76 комплект медаль уйнатылган.

Россия Федерациясенең 72 субъектыннан 1706 катнашучы арасында катгый сайлап алу һәм конкуренция узып, унтугызынчы Яшьләр Дельфы уеннарында Әлмәт шәһәренең 1 нче балалар музыка мәктәбеннән Аделина Джафарова һәм Әлмәт политехник техникумы студентлары – “Мириданс” бию ансамбле призерлар булган.

Жюри әгъзалары 100 гә якын күренекле сәнгать эшлеклесе - Россиянең халык һәм атказанган артистлары һәм мәдәният хезмәткәрләре, профессорлар һәм сәнгать белеме докторлары булган.

Сәнгать өлкәсендә узган ярышларда “Эстрада җыры” номинациясендә Аделина Джафарова алтын медаль яулаган. “Мириданс” халык бию ансамбле жюриның “Милли мәдәнияттә традицияләрне саклаган өчен” махсус призы белән бүләкләнгән.

 

Фото: ӘМР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса