Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драма театры балалар өчен яңа проект әзерли

“Акбүре\соры бүре” спектакле татар халык әкияте “Ак бүре” һәм “Иван Царевич һәм соры бүре” рус әкиятләренә нигезләнгән. Һәм ул ике телдә барачак.

Әкиятләр жанр буларак югала, - ди инсценировка авторы һәм режиссер Алмаз Садриев. - Чөнки хәзер ата-аналар, әби-бабайлар тарафыннан нәниләргә әкият сөйләү юк дәрәҗәсендә. Ә балалар исә бүген күбрәк чит ил мультфильмнары белән мавыга”. Милли әдәби һәм мәдәни традицияләрне, фольклорны популярлаштыру, яшь авторларга һәм режиссерларга ярдәм, аларның мөмкинлекләрен ачу максатыннан башланган бу проектны Россия мәдәният фонды финанслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса