Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Алтын алмалар турында әкиятләр” паблик-арт программасы экскурсияләргә чакыра

21, 22 ноябрь көннәрендә әлмәтлеләрне бушлай экскурсиягә чакыралар.

21 ноябрь көнне 12:00 сәгатьтә “Биш чәйнек” (Бигәш урамы, 123) муралы янында барлык катнашучыларны гид Альбина Нургалиева көтәчәк. Экскурсия татар халкының кунакчыллыгын күрсәткән һәм шәһәрнең визит карточкасы булган “Биш чәйнек” муралы янында башланып китәчәк. Шулай ук бу маршрутка табибларга, аларның пациентларына багышланган “Ак чәчәкләр” муралы һәм “Келәм”инсталляциясе дә керәчәк.


Экскурсиядә катнашу өчен https://vk.cc/aCCbE1 яки +7 911 148 95 96 номерына шалтыратып теркәлергә кирәк.

22 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә гид Алсу Әмирова кичке шәһәрне күрсәтәчәк. Ул катнашучыларны “Келәм” (ЦРБ) инсталляциясе янында көтәчәк. Әкиятләр буенча гид Алсу Әмирова маршруты “Факел” һәм “Нокта” технологик объектларын үз эченә ала.
Экскурсиядә катнашу өчен https://vk.cc/aCCbGK яки +7 911 148 95 96 номерына шалтыратып теркәлергә кирәк.

Катнашучыларны сәнгать турында кызыклы әңгәмәләр һәм җылы атмосфера көтә. Экскурсия вакытында дистанция сакланачак һәм катнашучыларга проект символикасы белән битлекләр таратылачак. Проект “Татнефть” компаниясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: әлмәт