Тәмле гөбәдия рецепты
Бу рецепт буенча гөбәдия әзерләү бик җиңел.
Камыр ясау:
100 грамм йомшак ак майга 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз салып изәбез. Шуңа 1 йомырка, 1 стакан сөт, бераз чүпрә салып, камыр басабыз. 3 стакан тирәсе он китә. Җылы урынга куеп камырны күпертәбез. 1 сәгать тирәсе тотабыз.
Эчлек өчен:
тозлы суда бүрттерелгән 1 стакан дөге, корт, чама белән йөзем җимеше кирәк. Бәлешкә 1 чәй калагы йомшак ак май, өстенә бераз шикәр комы сибеп ясыйбыз, теләге булганнар пешкән йомырканы угычтан уып сала ала.
Ашларыгыз, чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа