Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кибеттә түгел, бакчада

Матур булу өчен бакчадагы «битлек»ләрне куллану да файдалы.

Кыярдан

Яңа гына өзеп алынган кыярны угычтан уарга һәм 1 аш кашыгы кефир белән болгатып, биткә сөртергә була. Бу битлек сулган коры тирене агарту, тукландыру, яшәртү өчен яхшы.

Петрушкадан

Петрушканы ваклап, сутын сыгарга һәм аңа шул ук күләмдә сөт өстәргә. Көн саен биткә сөртеп, 15 минут тотарга.

Кура җиләгеннән

100 грамм кура җиләген сыгарга һәм барлыкка килгән сутка 2 аш кашыгы сөт өстәргә, марляны әлеге катнашмада чылатып, биткә 15 минутлык компресс куярга. Соңыннан битне җылы су белән юарга кирәк. Бу битлек барлык төр бит тиресе өчен дә туры килә.

Яшь бәрәңгедән

Арыганлыгыгызны тойсагыз һәм ул йөзегездә чагылса, сөттә пешкән яшь бәрәңге ярдәмгә килер. Аннан ботка ясап, 10-15 минутка битегезгә сылагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса