Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Җиләк арасында елан бар

Сак булыгыз! Табигатьнең иң матур чагы. Кояшлы эссе көннәр, кызарып пешкән җиләк-җимеш. Болыннарда аллы-гөлле чәчәкләрдән, тәмле җиләк тәлгәшләреннән күзләр камаша. Сакланырга кирәклек тә онытыла.

Чынлап та, әле дә тау битләрендә, урман кырыйларында җиләк җыючыларны күпләп күрергә була. Җир җиләге быел куандыра. Кайберәүләргә ул гаилә бюджетын тулыландырырга ярдәм итә. Кибет яннарында, базарда биш литрлы чиләген 650-800 сумга тәкъдим итеп торучылар саны арта бара. Сания Галиева инде җиләк сатып 50 мең сум акча эшләвен әйтте. Бүген дә балалары белән җыюларын дәвам итәләр.

Сатучылардан еланга юлыкмадыгызмы дип сорашам.

- Бар инде алар. Кәлтәләре дә, кара еланнар да очрый. Үлән араларына карап кына аяк басарга кирәк, - диде Елена исемле ханым.

Татарстанда быел елан чаккан дүрт кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Бер кызның һәм ир-атның кулын чаккан, хатын-кызның аягын тешләгән. Республика балалар клиник шифаханәсендә кара елан аягын чаккан 5 яшьлек кыз да дәваланып чыккан. Узган ел елан чагудан 37 кеше дәваланган булган.

Түбән Мактамада да ишегалдында еланга тап булалар. Моңа карата социаль челтәрдә байтак фикерләр язылды. Балалар күргән елан агулы булып чыккан. Урманга якын авылларда яшәүчеләр бакчаларында, ишегалларында да еланнар күзәтелүен әйтә. Шуңа күрә кайда гына булсак та, аяк астына игътибарлы булырга кирәк.

Гади кара елан – агулы еланнарның берсе. Ул бөтен урман зонасында киң таралган. Алар төрле төстә булырга мөмкин, ләкин Татарстанда ешрак кара төстәгесе очрый. Елан кешеләрнең саксызлыгы аркасында гына чага. Шуңа күрә җиләк җыйганда, печәнлекләрдә, гомумән, кара елан булган урыннарда сак һәм игътибарлы булырга кирәк.

Елан чакмасын өчен нишләргә? Иң яхшысы аяк астына карап йөрергә, урманга җиңел күлмәктән һәм ачык аяк киеменнән бармаска кирәк. Резин итек яки ботинка кию ышанычлырак булыр.

Елан чаккан очракта үз-үзеңне ничек тотарга? Белгечләр ярага туфрак салырга, яндырырга, канны агызам дип кисәргә, жгут салырга киңәш итми. Елан чакканнан соң тиз генә үз-үзеңне кулга алып, ярадан кан агу туктаганчыга кадәр агуны суырып ташларга кирәк. Әлбәттә, авызда һәм ирендә яралар булырга тиеш түгел, югыйсә агуның аларга да йогуы ихтимал. Шунысын да онытмаска кирәк, агу тән буйлап тиз таралмасын өчен хәрәкәтләнмәвең хәерлерәк. Зыян күрүчегә күп итеп су, чәй эчәргә киңәш

ителә. Бу организмны агудан тизрәк чистартырга ярдәм итә. Беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң һич кенә дә тынычланырга, вакытны сузарга ярамый, кичекмәстән шифаханәгә барырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X