Баш авыртканда нәрсә эшләргә?
Башыгыз авырта башласа, баш киемен салырга кирәк.
Кан тамырларына басым кимеп, кислород яхшырак йөри башлаячак.
1 стакан җылы су эчеп куйсагыз, ул кан тамырларын киңәйтә һәм канны сыеклата. Авырту кимемәсә, күзләрне йомып, берни турында да уйламыйча, тыныч кына иттереп ятып торырга кирәк. Яткан килеш бармакларга һәм чигә белән ике колакка массаж ясасагыз була.
Әгәрдә авырту һаман басылмыйча тора икән, дару эчәргә ашыкмагыз, болай эшләп карагыз:
— лимон йомшагын 2-3 минутка чигәләргә куеп торыгыз;
— 1 стакан җылы суга 1 лимон суын сыгып эчегез;
— атнага бер тапкыр булса да кәбестә суы эчү баш авыртуыннан саклый;
— чигәгә 5-10 минутка кәбестә яфрагы куеп тору да ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа