Алмадан конфитюр
Бик җайлы рецепт.
10 литр чиләктәге алмаларны юабыз, саркытабыз, кәстрүлгә салабыз һәм өстенә 1,5 литр су коябыз.
Талгын утта 1 сәгать кайнаткач, пешкән алманың сутын марля аша сөзәбез.
Иртән 1 литр суга 1,2 килограмм шикәр комы салып, талгын утта 40 минут кайнатабыз.
Конфитюр әзер. Стерильләштерелгән банкаларга салып, кышкылыкка алып куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа