Әлмәт таңнары

Абрикос кайнатмасы рецепты

Шундый тәмле кайнатма килеп чыга!

Ингридиентлар:

  • 1 кг абрикос
  • 800 грамм шикәр комы

Реклама

Эш барышы:

  1. Абрикосны юабыз, урталай бүлеп, өстенә шикәр комы салабыз.
  2. Савытның капкачын каплап, төнгелеккә калдырабыз.
  3. Иртән плитәгә утыртабыз, кайнап чыккач, 2 тапкыр бишәр минут кайнатып алабыз. Икенче мәртәбә куйганда суынып бетәргә тиеш.
  4. Өченче тапкыр 5 минутка куйганда төшләрен ватып, чикләвекләрен кушабыз. Кайнатма үтәкүренмәле һәм сап-сары төстә була.
  5. Банкаларга кайнар килеш тутырабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: