Итле бәрәңге тәкәсе пешерәбез
Татарның милли ризыгы саналган бәрәңге тәкәсен яратмаган кеше юктыр, мөгаен. Аны балалар да үз итә.
Камырга бер стакан каймак, ике йомырка, 1-2 аш кашыгы көнбагыш мае, әз генә тоз, кирәгенчә он алына. Эчлек өчен уртача зурлыктагы 7-9 бәрәңге, ярты кг фарш, уртача зурлыктагы 2-3 суган, әнис, тоз һәм борыч кирәк.
Тирәнрәк савыт алып, йомырка сытабыз да каймак салып болгатабыз, өстенә май, тоз салабыз. Аннары он өсти-өсти камыр басабыз, өстен каплап, ярты сәгать «ял иттереп» алабыз. Ул арада эчлеген әзерлибез. Әрчелгән бәрәңгеләрне шакмаклап турыйбыз, өстенә фарш, ваклап туралган суган салабыз. Шушы массага тоз, борыч, әнис өстибез дә әйбәтләп болгатабыз. Ул арада камыр да өлгерә. Аны кечкенә шарларга бүлеп, җә-емнәр ясыйбыз. Камыр эченә әзер эчлекне салып, түгәрәкне ябып бөгәбез. Формасы буенча тәкә мөгезе шикеллерәк нәрсә килеп чыга. Аның исеме шуңа да бәрәңге тәкәсе бит!
Тәкәләрне майланган табага тезәбез, алдан кыздырылган 180-200 градус кайнарлыктагы духовкада 40-45 минут пешерәбез. Тәкәләр әзер булгач, аларны акмай белән майлыйбыз. Тәкәне урталай ярып, уртасына да акмай салырга онытмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа