Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Файдалы киңәшләр

Кишерне ничек сакларга?

Кишерне яхшылап юып, киптереп алабыз, корытабыз. Соңыннан азык-төлек төрә торган пленка белән чорнап (берничәне бергә кушып төрергә дә була), суыткычка куябыз. Бик яхшы саклана.

 

Ютәлдән каз мае

Ютәл, үпкә һәм бронх-лар авырулары вакытында мондый төнәтмә ясарга була. Кирәк: 100 г бал, 100 г эретелгән каз мае, 100 мл аракы. Барысын бер савытка бутап, бер атнага караңгы урынга куярга кирәк. Әзер төнәтмәне ютәл беткәнче, һәр көнне берәр аш кашыгы эчәргә ярый. Төнәтмәне суыткычта саклыйлар.

 

Кемгә карабодай ашарга ярамый?

Организм өчен файдалы булуына карамастан, карабодайны артык күп кулланырга ярамый. Шулай ук шикәр диабетыннан җәфа чигүчеләргә дә әлеге ярманы күп күләмдә кулланырга кирәкмәс, чөнки крахмал кандагы шикәрне арттырырга мөмкин. Кан басымы югары булган кешеләргә дә аны сак куллану зарур, чөнки кан тамырлары киңәю куркынычы булырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса