Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ылыслы агачлар файдалы

Әйтик, уникаль үзлекләре аркасында аларны элек-электән халык медицинасында киң кулланалар: эчү өчен төнәтмәләр, ингаляция һәм ванналар өчен эремәләр ясыйлар. Ылыслар составында витаминнар күп, ә кышкы чорда алар тагын да арта.

Ылыслы ботакларны саклау һәм куллануда төп шартлар.

Киселгән агач ботакларын салкында сакларга кирәк. Шулай эшләгәндә бөтен булган витаминнары бер ай дәвамында сакланачак.Кулланыр алдыннан ылысларны агып торган суда юып киптерергә киңәш ителә. Ә куркынычсызлык максатларында ботаклар һәм энәләр термик эшкәртүгә дучар ителергә тиеш, ягъни алар өстенә яңа кайнап чыккан су агызырга кирәк.

Ылысларны куллану белән бәйле гомумсавыктыру рецептлары бик күп. Шуларның берсе болайрак: 70 грамм чыршы яки нарат энәләрен юып, вак кына кисәкләргә тапарга. Шуннан соң өстенә 1,5 стакан кайнап суытылган су салырга. Кимендә биш сәгать төнәтергә, вакыт-вакыт бутап торырга, аннары сөзәргә. Аны эчәргә дә, аның белән чәчне чайкарга да була. Төнәтмә суыткычта ике тәүлектән дә артык сакланмый.

Шифалы эремә ясау өчен бер стакан вакланган чыршы энәләренә (нарат энәләре булса, ике стакан) 250 мл кайнар су салырга һәм тагын 20 минут утта калдырырга кирәк. Тәменә карап бал һәм лимон согы өстәргә була. Көн дәвамында өчкә бүлеп эчәргә.

Ылыслардан өй шартларында тән тиресенә һәм чәчкә уңай тәэсир итә торган косметика ясарга мөмкин. Мондый препаратлар бактерицид һәм тынычландыру үзлекләренә ия, кычытудан, корылыктан арындыра һәм күзәнәкләрнең яңаруына ярдәм итә.

Җыерчыкларга каршы битлек ясау өчен ике аш кашыгы ылыс төнәтмәсе һәм шул ук күләмдә вакланган ылыс һәм бал, бер аш кашыгы зәйтүн мае кирәк булачак. Бөтен ингредиентларны бергә кушып бутарга һәм чистартылган бит тиресенә сөртергә (күз тирәсеннән кала). 15-20 минуттан салкын су белән юып алырга.

Бер стакан ылыс коры һәм сынучан чәчләрне торгызырга ярдәм итәчәк. Моның өчен ылысны бер сәгатькә якын акрын утта кайнатырга. Аннары кайнатманы суытырга, сөзәргә, күпертелгән йомырка агы һәм берничә тамчы коньяк өстәргә. Катнашманы чәчкә тигезләп сылап, башны япма белән капларга, аның өстеннән сөлге урап, 40 минут тотарга.

Корый башлаган ылысларны да куллану ысулы бар. Моның өчен аларны суда тотарга, җебегәннән соң блендерда изәргә. Барлыкка килгән массаны өй сабынына яки ваннага өстәргә була. Эфир майлары тынычланырга, баш авыртуын басарга һәм салкын тию кебек авыруларны кисәтергә ярдәм итәчәк.

Ылыслар иммунитетны ныгытырга, ялкынсынуны бетерергә ярдәм итә һәм яшәртү чарасы да булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса