Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Безнең көн әкиятләре» бәйгесе төгәлләнде

«Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик арт-программасы кураторлары «Безнең көн әкиятләре» бәйгесен төгәлләде. Әкият чынга ашачак!

Дүрт ай эчендә анда барлыгы 66 эш җибәрелгән, шуларның 10 ысы финалга сайлап алынган. Иң яхшысы шәһәрдә яңа мурал өчен нигез булачак.

«Безнең көн әкиятләре» бәйгесендә җиңү Алинә Сафинага елмайган. Ул үз әсәрен 2 атнада язган. Исеме дә яңгырашлы - «Бу 2020 елда булды...» дип атала. Алинә үзизоляцияне өендә уздыра. Башка укучылар кебек дистанцион белем ала, ә буш вакытларын үз бәянын язуга багышлый. Шигырь белән язуы аны башкалардан аерып торган.

4 ай эчендә һәвәскәр авторлар үз эшләрен онлайн гына тапшыра алды. Әмма интернетның чикләре юк, шуңа да Әлмәт, Татарстан, хәтта Россиядә яшәүчеләр генә түгел, чит илдән дә эшләр юллаганнар. Мәсәлән, Ольга Савченко Берлинда яши. Бәйгедә үз көчен сынап карарга була, нәтиҗәдә, финал унлыгына эләгә. Авторларның күбесен курку, көрәш алымнары илһамландырган.

Җиңүчене халык социаль челтәрләрдә проект берләшмәләрендә ачык тавыш бирү юлы белән сайлады. Әлеге әсәр мурал рәвешендә проектның киләсе сезонында үз урынын табачак.

Гөлназ Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса