Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Вверх!" Республика конкурсына гаризалар кабул ителә

Ел саен конкурс кызыклы һәм максатчан яшьләрне җыя. Аның базасында белем бирү программасы һәм стажировкалар системасы уза.

"Вверх!" ярдәмендә:

- ТР дәүләт хезмәтенең кадрлар резервына керергә;
- ТР министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка үтәргә;
- Профильле министрлар белән очрашырга;
- РАНХиГС Президент академиясенең җәйге кампусына юллама алырга;
- Мәскәү шәһәрендә стажировка үтү өчен сертификат алырга;
- Файдалы танышулар һәм фикердәшләрнең ышанычлы командасын булдыру мөмкинлекләре ачыла.

Быел "Вверх" бәйгесендә катнашу өчен, ә аннан соң эшне ТР министрлыкларында һәм ведомстволарында башлау өчен ТР территориясендә даими яшәүче 18-35 яшьтәге РФ гражданы булырга, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен белергә, шулай ук югары белем турында диплом бакалавр яисә белгеч дәрәҗәсеннән дә түбән булмаган дәрәҗәдә булырга тиеш.

2020 елның 10 ноябренә кадәр сылтама буенча http://rezervrt.ru/projects/vverx/ сайтта гариза бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса