Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Әлмәт студентлары "Татарстан Республикасы Ел казанышы – 2019" республика премиясендә үзләрен күрсәтте

27 октябрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә яшь активистларга ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы Ел казанышы – 2019» республика премиясен тапшырдылар.

Истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән Татарстан көллиятләре студентлары, фәнни, мәдәни, волонтер һәм спорт юнәлешендәге студентлар бүләкләнде.
Премияне оештыручыларның максаты - урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алучы талантлы студентларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү.

Премияне гамәлгә куючылар: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, һөнәри белем бирү оешмалары директорлары советы, Һөнәри белем бирү оешмаларының тәрбия эшләре буенча советы һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.

«Елның тулай торагының студентлар советы» номинациясендә Әлмәт политехника техникумы җиңүче булды. «Ел иҗат коллективы» номинациясендә «Мириданс» халык бию ансамбле җиңде. Ел старостасы исеменә Әлмәт политехника техникумыннан Ләйлә Якупова лаеклы булды.

https://minmol.tatarstan.ru/index.htm/news/1856201.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса