Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Әлмәт участок полиция хезмәткәре ярдәм көтә

Полиция хезмәткәрләренә карата халыкның ышаныч дәрәҗәсен, хезмәтнең абруен күтәрү һәм полициянең участок вазифаи затлары эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан Россия Эчке эшләр министрлыгы чираттагы тапкыр «Народный участковый» Бөтенроссия бәйгесен үткәрә.

7 - 16 октябрьдә, бәйгенең икенче этабы вакытында татарстанлылар бөтен республикадан иң яхшы участок полиция хезмәткәрен сайлый алалар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге участок полиция хезмәткәрен, полиция майоры Семен Грачевны тәкъдим итә.

Тавыш бирү ТР буенча МВДның рәсми Интернет-сайтында (16.мвд.рф) уза.

Тәкъдим ителгән социаль челтәрләрнең берсендә теркәлеп («Одноклассники», «ВКонтакте» яки «Фейсбук»), «тавыш бирү» төймәсе активлашкач, аңа басып, тавышыгызны калдыра аласыз.

Полиция майоры Семён Грачев әлмәтлеләрнең ярдәменә өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса