Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Игътибар! Тел ярышы!

“Әлмәт таңнары” бәйге игълан итә.

Моннан бер гасыр элек якташыбыз Ризаэддин Фәхреддин туган телебезнең гамәлдә кулланылышына, сафлыгына битараф булмыйча, мәшһүр “Шура” журналында “Тел ярышы” ачып җибәрә.


Анда тел-әдәбият өлкәсендәге күренекле шәхесләр, мөгаллимнәр, журнал укучылар катнаша. Күренекле язучы Мәҗит Гафури җиңүче булып таныла.

Татарстанда татар теле, рус теле белән беррәттән, дәүләт теле булып саналуга карамастан, туган телебез бүген яклауга, саклауга, бигрәк тә гамәлдә куллануга мохтаҗ.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында телебезнең сафлыгын саклау, аны популярлаштыру максатыннан “И туган тел!” дигән тел ярышы игълан итәбез. Телебезнең бүгенгесен, киләчәген яктырткан, көн кадагына суга торган, үз фикерегезне чагылдырган, матур әдәби тел белән язылган мәкаләләргә өстенлек биреләчәк. Андый мәкаләләр газета битләрендә урын алачак. Күләме (14ле шрифт) А4 форматындагы бер биттән артмаска тиеш.

Ярыш нәтиҗәләре газетабызның 26 февраль санында билгеле булачак. 15 яшьтән өлкәнрәк булган укучыларыбызны ярышта нәшат катнашырга чакырабыз.

Мәкаләләрегезне atannary@yandex.ru адресы буенча җибәрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса