"Әлмәт таңнары" бәйге игълан итә
Игътибар! Тел ярышы!
Моннан бер гасыр элек якташыбыз Ризаэддин Фәхреддин туган телебезнең гамәлдә кулланылышына, сафлыгына битараф булмыйча, мәшһүр “Шура” журналында “Тел ярышы” ачып җибәрә.
Анда тел-әдәбият өлкәсендәге күренекле шәхесләр, мөгаллимнәр, журнал укучылар катнаша.
Күренекле язучы Мәҗит Гафури җиңүче булып таныла.
Татарстанда татар теле, рус теле белән беррәттән, дәүләт теле булып саналуга карамастан, туган телебез бүген яклауга, саклауга, бигрәк тә гамәлдә куллануга мохтаҗ. Ана телебез көннән-көн чүпләнә, пычрана бара. Яшьләребез корама телдә сөйләшә, корама телдә яза. Ә бит татар телен шагыйрь Наҗар Нәҗми “җырдай моңлы”, Равил Фәйзуллин “тыйнак, басынкы, түзем”, Аяз Гыйләҗев “тәмле, күркәм, өстен”, ә Хәсән Туфан исә “күкрәүләр теле, батыр һәм җәүһәр мирас” дип атый.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында телебезнең сафлыгын саклау, аны популярлаштыру максатыннан “И туган тел!” дигән тел ярышы игълан итәбез. Телебезнең бүгенгесен, киләчәген яктырткан, көн кадагына суга торган, үз фикерегезне чагылдырган, матур әдәби тел белән язылган мәкаләләргә өстенлек биреләчәк. Андый мәкаләләр газета битләрендә урын алачак. Күләме (14ле шрифт) А4 форматындагы бер биттән артмаска тиеш.
Ярыш нәтиҗәләре газетабызның 26 февраль санында билгеле булачак. 15 яшьтән өлкәнрәк булган укучыларыбызны ярышта нәшат катнашырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа