Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Иң яхшы муниципаль практика" Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасында бер миллиард сум акча бүленәчәк

13 октябрьдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары М.Ш. Хөснуллин җитәкчелегендә видеоконференция режимында федераль конкурс комиссиясе утырышы узды. Анда 2020 ел йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләрнең иң яхшы тәҗрибәләре аталды.

«Бүген без «Иң яхшы муниципаль практика» конкурсына йомгак ясыйбыз. Бу бәйгедә теге яки бу шәһәрдә нинди идарә практикалары куллану ачыклана. Быел Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча приз фонды 1 млрд.сумга кадәр арттырылды, шуңа бәйле рәвештә муниципалитетларның күбесен алырга мөмкин. Быел 5 номинациядә 30 җиңүче билгеләнә, ике категория буенча бүленгән – шәһәр округлары һәм авыл җирлекләре. Быел конкурска 78 регионнан 1000ләп гариза килгән. Тулаем алганда, мин бу бик мөһим конкурс дип саныйм – беренче чиратта ул кешеләрнең канәгатьлегенә йөз тота, чөнки урыннарда идарә яхшырак булган саен, кешеләргә бу территориядә яшәү уңайлырак булачак», - дип билгеләп үтте Марат Хөснуллин.

Россия Федерациясенең Кеше хокуклары буенча Европа Суды каршындагы вәкаләтле вәкиле - Россия Федерациясе юстиция министры урынбасары Михаил Гальперин конкурска үткәрелгән әзерлек турында сөйләде: "Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан конкурсны популярлаштыру һәм конкурс гаризаларының сыйфатын арттыру максатларында YouTube та укыту вебинары уздырылды. Россия Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре конкурсны оештыруны методик һәм мәгълүмати яктан тәэмин итәләр. Конкурска ихтыяҗ җирле демократия үсешенең һәм җирле үзидарә органнарының халык белән нәтиҗәле «кире элемтә»не тәэмин итүнең лаеклы үрнәкләрен ача».

Шулай итеп, шәһәр округлары һәм шәһәр җирлекләре арасында ТР Мамадыш муниципаль районының «Мамадыш шәһәре» муниципаль берәмлеге җиңүче булды, 2 нче урынны Краснодар краеның Лаба шәһәр җирлеге, 3 нче урынны Калуга өлкәсенең «Обнинск шәһәре» муниципаль берәмлеге алды.

Авыл җирлеклере категориясендә призлы урыннар тубендегечә буленде: 1 урын-Ростов олкәсе Октябрь районының Керчек авыл җирлеге; 2 урын-Киров районының Комсомолец авыл җирлеге; 3 урын-Башкортстан Республикасы Зилаир районы муниципаль районының Иван-Кувалат авыл советы авыл җирлеге.

Конкурста җиңүчеләргә Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары буенча ел саен акчалата премияләр һәм дипломнар тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса