Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республикада һава шартлары начарлана

Якшәмбе, 26 гыйнварда аязучан болытлы һава булачак.

Бүген, 25 гыйнварда һава шартлары начарланачак. Юеш кар явуы көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык, буран. Җил тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәячәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы -11 градус, көндез -6 градус булачак.

Якшәмбе, 26 гыйнварда аязучан болытлы һава булачак. Кайбер районнарда буран, көчле җил көтелә. Төнлә -9 градус, көндез -7 градус булачак.

27 гыйнварда һава температурасы төнлә -12 градус, аязганда -17 градус, төнлә -9 градус булачак.

Синоптиклар фаразларынча, 28 һәм 29 гыйнварда бераз кар явуы ихтимал. Төнлә һава температурасы -17 градус, аязганда -23 градус. Көндез -13 градус, көнчыгыш районнарда -18 градус булуы көтелә. Температура акрынлап күпьеллык теркәлгән нормага якыная.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса