Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәтнең гүзәл затларын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

Кадерле хатын-кызлар

Халыкара хатын-кызлар көне белән иң ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!

8 Март – ул кояш яктысы һәм язгы кәеф белән тулы, чәчәкләр һәм якты елмаюлар белән бизәлгән үзенчәлекле бәйрәм. Ул безнең әниләребезгә, хәләл җефетләребезгә, апа-сеңелләребезгә, хезмәттәшләребезгә һәм фикер- дәшләребезгә карата иң эчкерсез рәхмәт хисләре уята.

Матур һәм сөйкемле, көчле һәм зирәк, талантлы һәм максатка омтылучан, ярата һәм яраттыра белүче – безнең шәһәрдә һәм районда нәкъ менә шундый хатын-кызлар яши. Үз эшенең осталары, менә дигән белгечләр, ышанычлы җитәкчеләр һәм нәшат җәмәгать эшлеклеләре буларак, сез хәзерге җәмгыятьтә иң төп рольләрне башкарасыз. Югары һөнәри осталыгыгыз, ышанып тапшырылган эшне зур җаваплылык тоеп башкаруыгыз сезгә производствода, социаль өлкәдә, идарә итүдә һәм бизнеста биек үрләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашканда дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында сугышчан һәм хезмәт батырлыклары күрсәткән каһарман хатын-кызларыбызга, киләчәк буыннар өчен мәңге сүнмәс, якты өлге булып торучы ветераннарыбызга, тыл хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезнең ихтыяр көче, сезнең фидакарьлек үрнәкләре безне чын ир-егетләр булырга, авырлыклар алдында каушап калмаска өйрәтте.

Сезнең алда баш иябез, хөрмәтле ветераннарыбыз!

Җир йөзендәге иң зур могҗиза – ул хатын-кызның яңа тормыш бүләк итү сәләте, ана булу билгеләнеше. Кайберләрегез өчен балалар тәрбияләү тормыш кыйбласы булып тора. Әлмәт муниципаль районында 2363 күпбалалы гаилә исәпләнә, 263 гаилә балаларны опекага, 30 ы тәрбиягә алган. 87 дән артык гаиләдә биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Үзен шушы бөек эшкә багышлаган барлык аналарга хөрмәтебез һәм рәхмәтебез чиксез зур.

Бүген Татарстанда һәм тулаем илебездә күпбалалы, тату гаиләләр күп булсын өчен зур тырышлык куела. Балалары булган гаиләләрне, аналарны һәм балаларны яклау буенча дәүләт дәрәҗәсендә тиңе булмаган чаралар күрелә. Россия Президенты В.В. Путин, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов инициативасы белән халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә, сәламәт һәм һәрьяклап үсеш алган яшь буын тәрбияләүгә юнәлдерелгән милли проектлар тормышка ашырыла.

Әлмәттә яңа балалар бакчалары һәм мәктәпләр, медицина, спорт һәм мәдәни үзәкләр төзелә, парклар һәм скверларны төзекләндерү дәвам иттерелә. Мин ышанам, кулга-кул тотынып эшләгәндә без алга куелган барлык максатларыбызга да ирешә алачакбыз!

Сөекле хатын-кызларыбыз! Хезмәт сөючәнлегегез һәм уяулыгыгыз, битараф булмавыгыз һәм зирәклегегез, фидакарь хезмәтегез һәм киләчәк турында кайгыртуыгыз өчен сезгә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Язның бу көне сезгә чәчәкләр, бәхетле елмаюлар, якыннарыгызның игътибарын һәм

шатлык-куанычлар алып килсен! Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, чиксез бәхет телим!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Т.Д. Нагуманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса