Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Яңа ел чыршылары әрәм булмаячак

Берәүләр чыршыларны чүп контейнерларына чыгара, икенчеләре аларны урамда калдыра.

Әмма мондый ысуллар экологик таләпләргә туры килеп бетми. Контейнер мәйданчыкларында агачлар күп урын били һәм чүп чыгару чыгымнарны арттыра. 
Әлмәттә бу мәсьәләгә "хуҗабикәләр"чә якын килделәр. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Торак-коммуналь хуҗалык һәм торак сәясәте департаменты тарафыннан шәһәрнең идарәче компанияләре базасында 40ка якын чыршы җыю ноктасы оештырылды. Гыйнвар аенда СУ-2 "Экосервис" мәйданчыгында чыршыларны күпләп җыю оештырылды. 

Бүген чыршыларны «Аппак» хуҗалыгына озаттылар. Тыгызлап «яшел йөк» белән тутырылган дүрт машина мөгезле эре терлеккә азык итеп озатылды. Кыш көне терлекләр яшел азыктан мәхрүм ителгән, шуңа күрә чыршылар алар өчен файдалы күчтәнәч була. Чөнки аның ылысларында микроэлементлар күп. Мондый тукланудан сөтнең сыйфаты да арта. Агач калдыкларын ваклап онга кушарга була. Бу катнашманы үрдәкләр, тавыклар һәм казлар өчен витаминлы өстәмә азык буларак та файдаланылырга мөмкин.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса