Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә сәнгатьле укучылар көч сынаша

Бүген Әлмәттә "Тере классика" сәнгатьле укучыларның төбәк бәйгесе уза.

Анда укучылар татар телендә мәктәп программасына кермәгән, нигездә нефть төбәгендә яшәп иҗат иткән язучыларның проза әсәрләреннән өзек укый.

Бәйге ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге откан "Татнефть" компаниясе гранты хисабына гамәлгә ашырыла. 


Чарада катнашучыларны "Татнефть" компаниясенең "Рухият" программасы башкарма директоры Флера Шәйхетдинова, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев сәламләде. Алар шагыйрь һәм язучылар Нәфисә Сабирҗанова, Рәмзия Габдулхакова, Екатерина Анечкина, Таһир Шәмсуаровны "Татнефть" Хәйрия фондының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


"Ялкын" бию төркеме бәйгене үз чыгышлары белән бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса