Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт студентлары «җинаять урыны»нда булдылар

Әлмәттә Россия студентлары көненә багышланган «Студентлар десанты» бөтенроссия акциясе башланып китте.

Аның кысаларында «ТИСБИ» идарә институты юридик факультетының 3 нче курс студентлары Әлмәт полициясенең эксперт-криминалистика бүлегендә кунак булды. 
Бүлек хезмәткәрләре аларга үз эшчәнлекләре турында сөләде һәм эксперт-криминалистның эш урынын күрсәтеп, яшьләргә үзләрен эксперт ролендә сынап карарга да тәкъдим иттеләр. 

Студентлар өчен махсус «җинаять урыны» әзерләнгән иде. Алар «таланган» бүлмәдә мөмкин кадәр күбрәк дәлилләр җыярга тиеш иде. Өстәлдәге стаканнарга караганда, фатирда берничә кеше булган. Бүлек эксперты полиция лейтенанты Ксения Рябова аларга җинаять урынында эзләрне алган вакытта эксперт гамәлләре алгоритмы турында җентекләп сөйләде. 


Магнитлы пумалалар һәм дактилоскопик порошок белән коралланып, алар эшкә кереште. 
Эшне стаканнар эшкәртүдән башладылар. Аннары Ксения Николаевнаның җитәкчелегендә дактилоскопик скотч ярдәмендә җинаятьчеләр калдырган эзләрне алдылар. 
Егетләр тырышып эшләгән арада ЭКО бүлеге эксперты, полиция майоры Дмитрий Андрианов кунакларга дактилоскопик экспертиза турында сөйләде. 

Шуннан соң яшьләр дактилоскопик картаны рәсмиләштерү тәртибе белән танышты һәм аны алынган кул эзләре белән чагыштырдылар. 
Кыска вакытлы стажировка бер сулышта узды.

Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса