Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә автобус һәм троллейбусларда электрон юл йөрү билетлары системасы кертелә

Бүген Әлмәт районы башкарма комитетында узган матбугат конференциясендә район башкарма комитетының Транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Аяз Җамалетдинов иртәгәдән, 27 октябрьдә, шәһәрдә яңа электрон билет системасы эшли башлаячагы турында хәбәр итте.

Әлмәттә электрон юл йөрү билетларын сату башлана.
Аяз Җамалетдинов моның өчен ике тариф булдырылуы турында сөйләде: «Лимитлы тариф» һәм «Лимитсыз».

"Лимитлы тариф" буенча 65 тапкыр транспортта йөрү 1300 сум торачак (бер сәфәр 20 сум тәшкил итә), "Лимитсыз" тариф 1900 сум торачак. Аның буенча әлмәтлеләр автобусларда һәм троллейбусларда ай дәвамында чиксез күләмдә йөри алачак.

«АПОПАТ» АҖнең Цифрлы үсеш буенча генераль директор урынбасары Павел Абакумов хәбәр иткәнчә, бүгеннән электрон юл йөрү билетларын сату, тарифлар турындагы мәгълүмат автовокзал кассаларында урнаштырылачак, шулай ук ул компаниянең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә дә булачак.

Павел Абакумов билгеләп үткәнчә, әлеге билетны сатып алу җәмәгать транспортында йөрү өчен акча түләүдән отышлырак булачак. Шулай ук ул хәбәр иткәнчә, хәзерге транспорт картасына тарифларның берсен бәйләү мөмкинлеге дә бар. Павел Андреевич яңа юл йөрү билеты фирма стилендә булачагын билгеләп үтте.

Яңа юл йөрү билетларын «АПОПАТ» АҖ рәсми сайтында, Социаль картада һәм «Ак Барс Банк» кушымтасы – «Транспорт картасы» бүлегендә тулыландырырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса