Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игътибар! Түбәләрдән кар төшәргә мөмкин!

Һава температурасы күтәрелүгә һәм карлы-яңгыр явуга бәйле, әлмәтлеләрне кар һәм боз сөңгеләре төшәргә мөмкин булган биналар түбәләре яныннан үткәндә сак булырга чакырабыз.

Түбәләрдәге кар да, боз сөңгеләре дә кешеләргә җитди куркыныч тудыра. Карны вакытында чистартып тору һәм түбәләрдә барлыкка килгән боз сөңгеләрен төшерү генә бәхетсезлек очракларыннан сакланырга мөмкинлек бирә.

Шуңа торак йортлар, биналар янында сак һәм игътибарлы булырга, кар һәм боз төшү ихтимал булган биналарга якын килмәскә һәм мондый урыннарга балаларны җибәрмәскә кирәк. Биналар янында автомобильләрне куйган очракта кар һәм боз төшәргә мөмкин икәнен исегездә тотыгыз.

Түбәдән боз сөңгеләре, кар-боз төшү куркынычы булганда идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса