Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәтлеләр «Халык контроле» дәүләт системасына зарлануларын дәвам итәләр

Мөрәҗәгатьләрнең байтак булуы шәһәр службаларының үз хезмәтләренә бармак аша карауларын дәлилли.

Әлеге дәүләт системасына кеше, кагыйдә буларак, җирле җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, нәтиҗәсен күрмәгәннән соң гына яза башлый. Март аенда гына да Әлмәт җирлегендә яшәүчеләрдән кырыктан артык гозер теркәлергә өлгергән. Аларның күпчелеге һәрвакыттагыча торак-комуналь хуҗалык тармагына кагыла. Чыннан да, соңгы елларда әлеге система үзенең эшчәнлеген бик түбән сыйфат белән башкара. Хезмәте тиешле дәрәҗәдә булмаса да, халыктан акчаны умыртып алуны беләләр. Коммуналь хезмәтләргә бәяләр ел саен артып торуын да исәпкә алсак, кулланучыларның зарлары урынлы. 

Халыкта «Бер эшне эшләгәндә икенчесенә зыян салма» дигән әйтем бар. Быел кыш буе шәһәр урамнарыннан карны чистартып, теләсә кая өеп калдыру очракларын күзәтергә туры килде. Бу кар өемнәре авырлыгыннан  коймалар җимерелеп, агачлар да бик күп сынды. Мисал өчен, Герцен урамы, 94 нче йорт каршындагы спорт корылмасының коймасы бөгелеп, сынып беткән килеш тора. Бу турыда «Халык контроле»нә Юрий Б. хәбәр иткән. Үсеш департаменты үз чиратында әлеге эшне башкарырга тиешле служба итеп билгеләнгән. Әлегә эш «планлаштырылган» стадиясендә генә, кайчан рәтләрләр, анысы билгесез. Торбалар белән эш иткәндә велоюлларны, тротуарларны җимереп, яңадан элеккеге төзек хәленә китермәүче оешмаларның эшчәнлегеннән дә зарлана әлмәтлеләр. Шевченко урамы, 144 У йорты янындагы бердәнбер тротуар шул сәбәпле бүген коточкыч хәлдә. Бәла аяк астында диләр - хак икән. Балалар да, өлкәннәр дә көн дә шушы юлдан йөри, абынып егылып, аякларына зыян китерүчеләр дә булган монда.

Күп кенә җитешсезлекләр күпкатлы йортларда капремонт узганнан соң да ачыкланды. Март азагында әлмәтлеләр Ленин урамындагы 97 нче йорт фасадының бер өлеше буйдан-буйга кубып килеп төшүе турында хәбәр иттеләр. Әлеге йортка алты ел элек капиталь ремонт үткәрелгән булган. Ремонт чорында контроль булмаган, эш подрядчы оешма тарафыннан сыйфатсыз башкарылган булып чыга. Узган эшкә салават дисәләр дә, ситуацияне шәһәр башкарма комитеты контрольгә алганлыгы билгеле. Йортлар һәм ремонт турында сүз киткәч, түбәләрне боздан чистартмау очраклары да күп булуын искәртеп узмый мөмкин түгел. Шушындый ук хәл бүген Девон урамындагы 97 нче, Садовая урамындагы 19 нчы йортларда күзәтелә. Түбәләрне кардан арындырмау нәтиҗәсендә фатирларны су басу очраклары да күбәеп киткән. Мисал өчен, Чернышевский урамындагы 39 нчы йортның түбәсе кар астында гына калмыйча, таушалганлыктан тишелгән һәм хәзер аннан рәхәтләнеп су үтә. Әлеге йорт өчен җаваплы ЖЭУ-2 оешмасы чаралар күрергә ашыкмый әлегә, дип хәбәр итә йортта яшәүчеләр.

Карлар эри башлау белән юллар торышы мәсьәләсе шәһәрдә генә түгел, авылларда да кабыргасы белән килеп баса. Сосновка, Кәске, Болгар-2 халкы инде егерме елдан артык юлсызлыктан зарлануларын дәвам итеп, чаралар күрелмәгәнлектән аптырап видео яздырып та юллаганнар. «Зинһар, безнең авылларга юлларны ясагыз инде!» дип үтенәләр алар, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп. Мондый коллектив видеоүтенечтән соң нинди дә булса уңай үзгәрешләр булыр дип өметләнергә генә кала. Барлык булган проблемаларны анализлаганнан соң аларның  нигезендә бер генә әйбер - җавапсызлык ятканын аңларга була. Җитәкчеләр халык гозерләренә кайчан вакытында колак сала башларлар һәм эшлеклерәк булырлар икән? Ышанычны югалтмаска иде бит. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса