Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Җәмәгать транспорты «уенчык» түгел

Җәмәгать транспорты йөрешенә кагылышлы сораулар көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.

Редакциябезгә бу уңай-дан шалтыратучылар һәр-вакыттагыча чамадан артык күп. Район җитәкчелеге тарафыннан күрелгән чаралар да юк түгел югыйсә - шәһәргә соңгы ике елда гына да дистәдән артык транспорт чарасы кайтты, тик ни өчендер уңай якка үзгәреш күренми, ди әлмәтлеләр. Шушы көннәрдә редакциягә Миләүшә исемле бер ханым шалтыратып бу уңайдан үзе белән булган бер хәлне дә сөйләп бирде.

- Эшкә барырга дип ир-тәнге сигезенче яртыда тукталышка чыгып бастым. Халык шактый күп җыел-ган. Күзем таблога төште. Ике минуттан 7А троллейбусы килеп җитәргә тиеш. «Сыярмынмы инде, юкмы? Эшкә соңга калмам микән» дип уйлап басып торам. Ике минут та узды, биш минут та, ярты сәгать тә - ниһаять, горизонтта пәйда булды бу троллейбус. Салоны тулы кешедер дип уйлаган идем - юк, киресенчә,  ул бөтенләй буш булып чыкты. Менә алгы ишек ачылды һәм аннан кондукторның башы күренде: «Ишекләрне ачмыйбыз, троллейбус ватылды» дип акырып та җи-бәрде бу. Шул ук ишектән яшь кенә бер водитель чыкты да «Төзәтә алсак, бәлки китәрбез дә әле» дип куйды. Моны ишеткән кешеләр алгы ишектән салонга кереп тула да башладылар. Мин дә кердем. Күрсәгез иде теге кондукторның халыкка ничек акырганын, шаккатмалы менә. Шофер егет кнопкаларга баскалый - троллейбуска гына «җан» керми, әллә керергә теләми - төймәләре янып тора үзе-нең. «Коелыгыз дидем бит, арттан 1 нче троллейбус килә», - дип аңлатырга тырышты кондуктор. Халык алгы ишектән кире төшә башлады. Бар халык коелып беткәч, шофер егет чыгып, теге троллейбусның «мыекларын» ычкындырды. Троллейбус  әкрен генә елан кебек шуыша-шуыша кузгалып китте һәм тәмам күздән югалды. Халык аптырашта калды. Кайберәүләр таксиларга утырып китә башладылар. Кондуктор әйткән 1 ле троллейбусы гына күренмәде. Шулай ярты сәгатьләп билгесезлектә басып торганда борын төбенә бер «Ларгус» килеп туктады. «Әйдә, утырыгыз, туңып беткәнсез, мин Тимирязев урамына кадәр барам», - дип кычкырды машина хуҗасы, тәрәзәсен төшереп. Алланың рәхмәте белән, аңа утырып эшкә килдем. Җәмәгать транспорты белән «уйнау», халыкны мыскыл итү кайчан бетәр икән? Бу турыда безнең түрәләр белә микән? Ни өчен шәһәргә күпләп кайткан җәмәгать транспортының барысы да  кулланышка кертелми? Проблемалар нәрсәдә? Халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешле җитәкчеләр азрак гади кешеләрнең фикерләренә колак салсыннар иде, - диде әлмәтле.

Җәмәгать транспорты йөрешен тәртипкә китерер өчен җитәкчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез - шул турыда булган фикер-теләкләрегезне газетабызның социаль челтәрдәге аккаунтына юллагыз әле, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Көтәбез. 
Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса