Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт инспекторлары кеше гомерен саклап калган

Әлмәт полиция бүлегенең өлкән лейтенанты Ренат Гайнетдинов һәм өлкән сержант Булат Мортазин Шевченко урамында постта торган вакытта яннарына бер машина туктый.

 

Руль артындагы ир-ат хәле булмау сәбәпле, машинадан чыга алмый, шуңа күрә Булат Мортазин аның янына килеп, ярдәм тәкъдим итә. 
Лениногорск шәһәреннән Әлмәткә ул үз эшләре буенча килгән була. Юлда чагында үзен начар хис итә башлый һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. 
Инспекторлар ирне кичекмәстән медсанчастька алып бара. Табиблар аның кан басымының күтәрелүен ачыклый. Ярдәм алган ир бераз вакыттан соң Лениногорскига кайтып китә.

Фото:Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса