Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Республикада снюс тарату очраклары арткан. Матдә Россиядә тыелган санала.

Бу хакта Роспотребнадзор җиткерә. Татарстан шәһәрләрендә яшүсмерләрнең аны кулланып агулану очраклары теркәлгән. Никотин катнашмасын сатучы сәүдә нокталарын ачыклау өчен Әлмәттә дә рейд узды.

Тикшерү барышында куркыныч кәнфит сатучы 6 кибетне ачыклаганнар. Хокук сакчылары белән Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан 30 килограмм матдә сатудан алынган. Белгечләр продукциянең сыйфатын, сәламәтлеккә куркынычсызлыгын дәлилләүче документларның булмавына игътибар юнәлтте. Кара исемлеккә эләккән шәхси эшмәкәрләргә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Аларга 30-40 мең сум күләмендә штраф яный. Юридик затларга штраф күләме тагы да зур – 300 меңнән алып 600 меңгә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса