Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Өчтән бер өлеше урлашулар

Әлмәттә кылынган җинаятьләрнең өчтән бер өлеше урлашулар. Бу хакта полициядә узган брифингта җиткерделәр.

Хокук бозуларны ачуда кеше йөзен танучы видеокамералар ярдәмгә килә. Алар аша 10 процент очракта җинаятьчеләрне тоткарлауга ирешелгән. 
Полиция начальнигы урынбасары Марат Кадыйров каракларның җиңел генә машинага керү алымын күрсәтә. Хуҗага яки шаһитларга юлыкмас өчен кырын гамәлгә алар күпчелек төнлә алына һәм йөзләрен каплый. 


19 нчы елда Әлмәт районында 1800 дән артык җинаять теркәлгән, 1015 ен ачканнар. Аеруча киң таралганы – урлашулар. Алар саны - 718. Шул исәпкә машина урлаулар да керә. Статистика узган ел дәрәҗәсендә саклана. 


Урлашулардан саклануның иң нәтиҗәле юлы – игътибарлы булу дип билгели хокук сакчылары. Салонда каракларны җәлеп итәрдәй әйберләр калдырырга ярамый. Машина сигнализацияле булырга тиеш һәм урлап алып китүгә каршы җайланмалар булуы да шарт. Урлашуларны ачыклауда “Куркынычсыз шәһәр” системасы ярдәмгә килә. Кеше йөзләрен танучы видеокамераларның файдасы зур дип ассызыклый полиция вәкилләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса