Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Бер оешма директоры салым хезмәтен алдаган

Татарстан Республикасының тикшерү органнары җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең 55 яшьлек элеккеге директорына карата җинаять эшентикшерүне төгәлләде.

Ир-ат салым түләүдән качуда гаепләнә. 
2013-2016 елларда ялган шартнамәләр һәм беренчел бухгалтер документларын кулланып, ул салым инспекциясенә хезмәт күрсәтүгә контрагентлар белән килешүләр буенча ялган мәгълүматлар тәкъдим иткән. Ә шул вакытта аның компаниясе мөстәкыйль рәвештә ул эшләрне башкарган. Шулай итеп, директор 25,3 млн сумнан артык суммага НДС һәм оешмалар табышына салым түләүдән качкан. 
Гаепләнүчегә карата читкә чыгып китмәү һәм үз-үзеңне дөрес тоту турында подписка рәвешендә кисәтү чарасы сайланган. Гаепләү карары белән расланган җинаять эше тикшерү өчен судка җибәрелгән. 
 Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте

 

Фото: pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса