Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә бер егет белән кыз наркотиклар тараткан өчен хөкем ителде

Алар наркотикларны законсыз рәвештә тараткан.

Хөкем ителүче егет 2019 елда Әлмәткә Казаннан килә һәм 3 шәһәргә наркотиклар тарату белән шөгыльләнә. Товарны ул Әлмәттә, Бөгелмәдә һәм Лениногорскида тарата.

Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе Булат Галимов хәбәр иткәнчә, егет 1998 елда туган кыз белән танышып, аны законсыз бизнесына җәлеп итә.

Кыз гашыйк булган, әмма егет эшлекле бәйләнештән тыш, башка элемтәне кире каккан.

Егет элек тә хөкем ителгән булган. Суд аны каты режимлы колониягә 13 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Иптәш кызы 6 елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса