Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәт шәһәр судында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте турындагы эшне карадылар

Авария Казан-Оренбург трассасында була.

Әлмәт шәһәр судында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте турындагы эшне карадылар. Авария Казан-Оренбург трассасында була. Машина йөртүченең сәгатенә 99-110 км тизлек белән баруы ачыкланган. Eзып киткәндә, юл йөрү кагыйдәләрен бозучының җиңел машинасы башка машинага очып кергән. Һәлакәт нәтиҗәсендә гаепләнүче белән бер машинада барган пассажир һәлак булган. Ул хастаханәдә вафат булган, дип ачыклык кертәләр дәүләт органы матбугат хезмәтендә.

Утырышта машина йөртүче, гаебен танып үкенгән. Хөкем карарын чыгарганда судья фигурантның һәм аның якыннарының сәламәтлек торышын исәпкә алган. Моннан тыш, ир-ат элек җинаять җаваплылыгына тартылмаган.

Шоферга ике ел шартлы рәвештә билгеләделәр. Моннан тыш, ул зыян күргән якка ике миллион сум күләмендә мораль зыян компенсациясен түләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса