Корал саклаган әлмәтле хөкем ителде
Корал саклаган өчен Әлмәт кешесенә штраф салынды.
Шәһәр суды матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, әлмәтле фатирында патронлы ау мылтыгы саклаган, моның өчен аны РФ КоАП 20.10 маддәсе буенча гаепләгәннәр.
Ул гаебен таныды һәм үкенде, ләкин бу хокук бозу аның тарафыннан беренче тапкыр гына эшләнмәгән булып чыкты.
Шуның аркасында аңа корал һәм патроннарны конфискацияләп, 5 мең сум күләмендә штраф билгеләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа