Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшүсмергә алкоголь сатучыны хөкем иттеләр

Беренче җәзадан соң сатучы үзе өчен сабак алмаган.

Әлмәттә сәүдә хезмәткәренә тагын җәза бирделәр. Ул бер шешә сыраны 17 яшьлек яшүсмергә саткан.

Шәһәр суды матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, элегрәк хатын-кызга моның өчен җәза биргәннәр. Ул вакытта аңа 30 мең сум штраф салганнар. Кабат бозган очракта җинаять җаваплылыгы каралган инде.

Шәһәр кешесе гаебен таныды һәм эшне аерым тәртиптә карауларынсорады. Суд җирле кешегә хезмәт хакының 10% дәүләт кеременә тотып калырга, өч ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса