Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Телефон һәм куртка урлаган әлмәтле рәшәткә артына эләккән

Ул аларны танышыннан урлаган.

Узган елның язында 26 яшьлек әлмәтле Белоглазов урамындагы йортларның берсендә иптәшенә кунакка килгән. Һәм яшерен рәвештә аның 4,5 мең сумлык әйберләрен урлаган. Ир-атка карата РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 өлеше буенча «Урлау» буенча җинаять эше кузгатканнар. Гаепләүне Әлмәт шәһәре прокуратурасы да хуплады. Суд әлмәтлене гаепле дип тапты.

Болардан тыш, хөкем ителүченең җилкәсендә хөкем ителү һәм алдагы хөкем карары буенча үтәлмәгән җәза бар. Шуны исәпкә алып, ир-ат 5 ел һәм 10 айга ирегеннән мәхрүм ителәчәк. Җәзаны ул катгый режимлы колониядә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса