Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә торак йортларның подвалларын су баса

Торак инспекциясе әлмәтлеләрнең мөрәҗәгатьләрен карады.

Әлмәтлеләр Шевченко урамы, 154 адресы буенча урнашкан подвалны су басу турында сөйләделәр. 6 нчы подъездда кайнар пар һәм дым аркасында стеналардан буяу кубып төшкән, шулай ук халык «Яшьлек» идарәче компаниядән зарлана, дип хәбәр итә ТР торак инспекциясе.

Коеларны суыртканнар һәм подвалны санитар эшкәрткәннәр. Тамбурны һәм 6 подъездның беренче катын ремонтлау 2025 елның икенче кварталына планлаштырыла.

Тынычлык урамындагы 13 нче йортта яшәүчеләрдән су баскан подвалдагы күгәрек һәм тутыккан торбалар турында тагын бер шикаять килгән. «Алсу» идарәче компаниясе салкын су белән тәэмин итү торбаларын ремонтлауны планлаштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса