Әлмәттә теркәлмәгән номерлары булган автомобильне туктаттылар
Машина йөртүче инде икенче тапкыр закон бозган.
Әлмәт җәмәгать судында номерлары тиешенчә теркәлмәгән транспортта йөрүче машина йөртүченең эшен карадылар. Ачыкланганча, ир-ат РФ КоАПның бу маддәсен инде икенче тапкыр бозган. Хәзер суд аңа 5 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләде. Суд матбугат хезмәте ачыклаганча, карар инде законлы көченә кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа