Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә ике автомобиль януда гаепле булган машина йөртүчене хөкем иттеләр

Инцидент узган елның октябрендә булган.

Узган елның октябрендә Кузайкино һәм Кичуй авыллары арасындагы трассада юл-транспорт һәлакәте булды, анда УАЗ һәм Mercedes-Benz  бәрелеште. Чит ил машинасы йөртүчесе каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм УАЗ белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике автомобиль дә яна башлаган, чөнки  внедорожникта көчле бәрелүдән соң газ баллоны шартлаган. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә. Авария нәтиҗәсендә УАЗ автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры урында ук үлә, тагын берсе бәрелешкәндә пыяла аша очып чыгып җәрәхәтләр ала. Хөкем ителүче суд утырышында үзен гаепле дип танымый.

Ә зыян күрүчеләр аңлатканча, гаепләнүче аларга бер тапкыр да шалтыратмаган, гафу үтенмәгән һәм бернинди ярдәм күрсәтмәгән. Мерседес йөртүчесен гаепле дип таныдылар һәм аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә 5 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 2 ел 6 айга мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләделәр.Моннан тыш, гаепләнүчедән зыян күрүчеләргә мораль зыян өчен компенсация буларак 700 мең сум, 2 миллион сум, 1 миллион сум түләтелгән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм дәгъва белдерелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса