Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле каршы як хәрәкәт полосасына чыккан өчен хөкем ителде

Мондый хокук бозу беренче тапкыр гына булмаган.

Әлмәттә ир-ат, автомобиль руле артында, каршы як хәрәкт полосасына чыгып, тыелган зонада башка транспортны узып китә. Административ хокук бозуны ул ел эчендә икенче тапкыр кылган, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.

Суд утырышында гражданин үз гаебен таныды һәм үкенүен белдерде, элегрәк, 2024 елның 5 августында, РФ административ хокук бозулар кодексының 12.15 маддәсенең 4 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылуын һәм 5000 сум штраф салынуын билгеләп үтте.

Суд ир-атны гаепле дип таныды һәм аңа транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1 елга мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Суд карары әле законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса