Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Төрмәдән кайткан биш әлмәтлегә суд аша флюорография үтәргә куштылар

Закон нигезендә, төрмәдән чыккан кешеләр туберкулезны елына 2 тапкыр тикшерергә тиеш.

Әлмәт шәһәр прокуратурасы хәбәр иткәнчә, ведомство хезмәткәрләре төрмәдән кайткан һәм туберкулезны тикшерүдән качкан 5 кешене ачыклаган. Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча, мондый кешеләр азат ителгәннән соң беренче ике ел эчендә елына 2 тапкыр тикшерү узарга тиеш.

Прокуратура судка медицина тикшерүе узу бурычы турында 5 дәгъва гаризасы җибәрә, суд аларны канәгатьләндерә.

Бу юнәлештә эш дәвам итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса