Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә троллейбус йөртүче үлемгә китерүче юл транспорт һәлакәте өчен хөкем карарын тыңлады

Җәмәгать транспорты җәяүлегә бәрелә.

Әлмәттә хөкем карарын троллейбус йөртүчесе тыңлады. Хөкем ителүче  аркасында кеше үлгән.

Үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте 2023 елның октябрендә булган. Җинаять эше материаллары буенча, шофер троллейбус руле артында 20 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итә. Җәяүлеләр кичүенә якынлашып, җәмәгать транспорты светофорның кызыл сигналына стоп-линияне кисә, ул вакытта ир-ат юл аркылы чыккан була..

Күп тонналы транспорт  бәрдергән зыян күрүчене хастаханәгә алып китәләр. Табибларның тырышлыкларына карамастан, ул 10 көннән соң медицина учреждениесендә вафат була.

Суд шоферны гаепле дип таба һәм ике ел ярымга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели. Әмма аның срогын шул ук чорда мәҗбүри эшләргә алмаштыралар, хезмәт хакының 10% дәүләт кеременә тотыла. Моннан тыш, эш фигурантын ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр, дип хәбәр итә Әлмәт шәһәр судының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса