Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә металл кабул итү пункты эшендә хокук бозулар күзәтелә

Гаеплегә 35 мең сум штраф салынган.

Татарстан табигать саклау районара прокуратурасы вәкилләре һәм Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе белгечләре металл калдыкларын кабул итү пунктына тикшерү белән килделәр.

Ачык җитештерү мәйданчыгында тикшерүчеләр калдык тауларын таптылар. Алар җирдә савытсыз яки герметик булмаган тартмаларда ятканнар. Моннан тыш, калдыклар явым-төшем һәм җил тәэсиреннән сакланмаган. Ә бу санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу булып тора.

Тикшерү барышында шулай ук объектларның берсе дәүләт хисабына куелмаганлыгы ачыкланды.

Пункт җитәкчелегенә протоколлар төзелгән. Гаепле кешегә 35 мең сум штраф салынган. Татарстан Прокуратурасы билгеләп үткәнчә, хокук бозулар бетерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса