Әлмәттә билгесез кешеләр балага һөҗүм иткән
Һәлакәт 3 нче поликлиника тирәсендә була.
Әлмәттә яшәүче хатын-кыз балага һөҗүм итү турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу вакыйга узган атнада пәнҗешәмбе көнне көндезге сәгать өчтә 3 нче поликлиника тирәсендә булган.
"Малайга билгесез кешеләр һөҗүм иткән. Малай сары курткадан иде, җинаятьчеләрне эзлибез. Бу вакыйганың шаһитлары, җавап бирегез,зинһар", - дип язган социаль челтәрләрдә хатын-кыз.
Әлеге вакыйга белән полиция кызыксына. Хокук саклау органнары җинаять эше кузгату мәсьәләсен хәл итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа