Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Сөеклесен буарга теләгән әлмәтле төрмәгә озатылган

Рәшәткә артында шәһәр кешесе 10 тәүлек үткәрәчәк.

Әлмәтле гаилә скандалыннан соң  суд алдына басты. Эш материаллары буенча, исерек шәһәр кешесе, тормыш иптәше белән талашканда, аның муенын куллары белән тотып, буа башлый. Шуннан соң бер тапкыр кулы белән яңагына суга.

Фигурант үз гаебен таныган. Әмма барысы да алкоголь тәэсирендә булганын ассызыклап, үзен акларга тырыша.

Зыян күрүче мировой судьяга тормыш иптәше аннан гафу үтенмәвен сөйли. Гаепне дә капларга җыенмый.

Суд карары буенча ир-ат 10 тәүлеккә  административ кулга алыначак, дип хәбәр итәләр дәүләт органының матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса